«Сугышның беренче көне»
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне, 1941 елда Россия тарихында онытылмас эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне без миллионлаган һәлак булучыларны, үз Ватанын саклауга баскан совет халкының батырлыгы һәм ныклыгы турында искә алабыз. Бу фаҗигале вакыйга истәлегенә китапханәдә №5 нче балалар спорт мәктәбендә һәм «Пчелка» мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Сугышның беренче көне» дигән Хәтер сәгате оештырылды.