Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Бөек Тукай -халыкның үз баласы"

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын…
Г. Тукай

 

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә.
Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә.
Кама Аланының 1 нче мәктәп укучылары өчен "Бөек Тукай -халыкның үз баласы" исеме астында үткән әдәби сәгать моңа дәлилдер.