Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Илебезнең каһарман улы -Муса Җәлил /Героизм Джалиля на века"

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып»
Муса Җәлил

 

Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Кама Аланының 2 нче мәктәбендә "Илебезнең каһарман улы -Муса Җәлил /Героизм Джалиля на века" исеме астында патриотик класс сәгате узды.
Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.