“Аяк астында даруханә”
Кама Аланы интернат-йортында яшәүчеләр яшел даруханә дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар үсемлекләр белән дәвалауның бик борынгы заманнарда барлыкка килүен белделәр. Шулай ук урманда, кырларда һәм болыннарда гына түгел, өй янында, яшелчә бакчасында үсә торган дару үләннәре турында да күп яңалыклар белделәр. Җыемнарны ничек дөрес җыярга, киптерергә һәм сакларга, аларны практикада ничек кулланырга, нинди каршы күрсәтмәләр була икәнен китапханәче җентекләп сөйләде.