Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Татар теле

Татар теле минем, туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабам теле,
Ата-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем...
20 мартны борынгылар тылсымлы көн дип санаган...
Чөнки бу чорда көн белән төн тигезләшә.
Татар телен өйрәнү дәресләрендә дә, бу көннең сынамышларына тукталып уздык:
  Көн болытлы булып, төнгә каршы салкынайтса, тиздән салкыннар киләчәк.
  Тамчылар “җырлап” тамса, уңыш мул булачак.
  Ябалак кычкырса, салкынайта.
  Торналар кайтса, яз иртә башланыр.   

Карлыгач өй түбәсе астында оя корса, бәхет киләчәк!