Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Туган тел»

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.

«Балам!» – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием!» – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
«Туган ил» сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин
Туган илдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
. Энҗе Мөэминова
Кама Аланының 1 нче мәктәбендә «Туган тел» көненә багышланган әдәби-кичә.