15 февраль Муса Җәлилнең туган көне
Мин түгелме шигырь утым белән
Ант итүче канлы сугышта?
«Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән
Елмаермын соңгы сулышта».
Муса Җәлил.
Бүген 15 февраль Муса Җәлилнең туган көне (15.02.1906 - 25.08.1944) Кама Аланының 1 нче мәктәбендә Батырны искә алу, очрашу кичәсе узды.
Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
М. Җәлил: «Сугышка килдем һәм әсир төштем. Әсирлектә күп газаплар чигеп, төрмәгә ябылдым... Бәлкем, үлем җәзасына хөкем итәрләр. Әсирлектә язган 115 шигырем бар. Шулар өчен кайгырам. Шуның 115енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышам. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, улгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул».
1943, декабрь
Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар.
Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.