Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Бөек Җиңүгә 80 ел!

Дәһшәтле сугыш...
Сүзебез Волков Гурий Владимирович турында.
Кем ул Гурий бабай? Әлбәттә, ике сүз белән генә язу, аңлату мөмкин түгел.
Аның ике абыйсы да сугышка алына. Өч малаен сугыш кырына җибәреп, берсенең әсирлеккә эләгү хәбәрен, икенчесенең "хәбәрсез югалды" кәгазен алып, Гуриеның бер аяксыз кайтуын, АНА йөрәге ничек күтәрә алды икән?!
Гурий бабайның: Бу сугышта никадәр кеше һәлак булуын, яралы-үлеләрнең чиксез күп икәнлеген, үзенең дусты - пулеметны аерылгысыз дусты булуын, бик озак , күзләренә яшь тулып сөйләгәне, истәлек булып, йөрәкләрне тетрәндерә.
Бихисап күкрәк медаль-орденнары моңа һичшиксез шаһит.
1987 елдан бирле Кама Аланы бистәсендә, тормыш иптәше, тыл ветераны Анастасия Семеновна белән бала-оныкларына ярдәм итеп яшәделәр.
Бик зур йөрәкле, мәрхәмәтле, киң күңелле, яхшы кеше иде диеп, Гурий бабайны, әле дә искә алалар.
Рәхмәт сезгә Бөек Җиңү өчен!
Урыныгыз булсын оҗмах түрендә.