Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

“Әниләребез”

Әни!
Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънә!
Бу сүзләрдә нинди серлелек.
Әниләрдән тормыш башлана бит.
Ана сүзе шуңа бик бөек!
Тормышыбыз терәге булып яшәгән, саф күңелле, йомшак телле, нурлы йөзле әни-әбиләребез хөрмәтенә китапханәбез стеналарында үткәннәрне, яшьлек, бала вакытларын һәм дә мәрхүмә булган әнкәйләрен күз яшьләре белән искә алып, җырлы-моңлы шигъри кичә узды.