"Табигать дусты бул "
Кама Аланы интернат йортында яшәүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре " Табигать дусты бул " дигән экологик сәгать үткәрделәр.
Чараның төп темасы — әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның экологик культурасын формалаштыру, табигатькә җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәт. Китапханәче экология нәрсә ул, табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде .Чарада катнашучылар Татарстан Республикасының Кызыл китабы битләренә карадылар, саклауга мохтаҗ булган үсемлекләр һәм хайваннар, кошлар турында белделәр. Экологик серләр сорауларына бердәм җавап бирделәр, натуралист язучыларның әсәрләре белән таныштылар, «Хайваннар дөньясында» уенында катнаштылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.