Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Чишмәкәй" шигърият оешмасы әһелләре

Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айларда үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба.
Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән!
Китапханәбез стеналарында, саф татар телендә, "Чишмәкәй" шигърият оешмасы әһелләре белән очрашу.

Беренче кар.
Бер - бер артлы кыр казлары китә
Җылы якка китә торналар,
Кыш киләсен алар күптән сизә
Каңгылдашып күктә очалар.

Ап - ак карлар ява яңгыр белән
Көзнең инде соңгы көннәре
Җилдән куркып болыт елый микән
Җиргә сибеп калган яшьләрен.

Бистәбезнең кара җирен бизәп
Ак мамыктан җәйде шәлләрен,
Миләшләрнең тәлгәшләреп урап
Көмешләргә төрде очларын.

Гөрли тормыш,кызыл түшләр килде
Тик нигәдер моңсу күңелләр?
Беренче кар яхшы хәбәр булсын
Кыш чыгарга изге теләкләр.
Автор: Илдус Хайруллин М. 2023ел.