Халыклар бердәмлеге көне
4 ноябрьдә Россия традицион рәвештә россиялеләр өчен бик мөһим бәйрәм — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә! Бу бәйрәм Россия халкының югары рухилыгы һәм патриотизмы, ата — бабаларның Ватан хакына бөек казанышлары һәм батырлыклары, ә иң мөһиме бөек илнең барлык гражданнарының теләктәшлеге символы булып тора. Бу көн хөрмәтенә китапханә хезмәткәрләре Кама Аланы интернат йортында яшәүчеләр өчен тарих сәгате үткәрделәр, анда катнашучыларга бәйрәмнең яңадан торгызылуы тарихы, 1612 елгы вакыйгалар турында сөйләделәр, ул вакытта Минин һәм Пожарскийның халык ополчениесе тарафыннан бердәм рухи һәм сугышчан омтылышта Мәскәү азат ителүе турында, шулай ук Россия территориясендә яшәүче кайбер халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштылар.