Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

«Шагыйрь генә булып кала алмадым» Р.Миңнуллинга – 75

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомер бит...
Роберт Миңнуллин.
( 1.08.1948 - 27.03.2020)
Исән булса 75 яшь булыр иде...
Шагыйрь, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1998), Татарстанның халык шагыйре (2005), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Х.-К.Андерсен, М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе.
Шуңа өстәп, бик яхшы, изге күңелле ,гади авыл егете. Урыннары булсын оҗмахта. 🙏