Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Калфаклы сандугач"

Сөй гомерне, сөй халыкны,

                      Сөй халыкның дөньясын...

Габдулла Тукай .

Халыкны сөйсәң, халыкның дөньясын яратсаң, хезмәтеңне, иҗатыңны халыкка багышласаң,үзең дә халкың тарафыннан сөелерсең, халыкның мәхәббәтен казанырсың.Халкыбыз ихтирам иткән зур талантларның берсе ул – күренекле композитор Сара Садыйкова.

       Безнең әдәби - музыкаль кичәбез күренекле композитор Сара Садыйкованың 110 еллык юбилеена багышланды. Халкыбызның моң чишмәсе, моңлы баласы ул. Аның исемен телгә алуга күңелләрне моң  сара. Үзе исән чагында ук аның исеме халык йөрәгендә тирән мәхәббәт булып уелган иде.  Ансыз узган еллар да араларны ерагайтмады. Заманында данлыклы драма артисткасы, егерменче – утызынчы елларның мәшһүр җырчысы һәм, ниһаять, татар халкын берсеннән –берсе асылырак җырлары белән куандырып яшәгән композитор Сара Садыйкова безнең күңелләрдә һаман да яшь, һаман яши.

Кичәбездә Сара Садыйкова иҗатына гашыйк булган тамашачылар, тәрбиячеләр җыелды.   Җырчы турындагы китаплар буенча күзәтү үткәрелде, аның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде. Сара Садыйкова башкаруында җырлар, аның көелеренә язылган көеләр, җырлар  тыңландык.