Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Татарстаным - гөлбакчам"

Өч төс балкый безнең байракта:

Ак төс - безнең намус төсебез,

Яшел төсе - безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез! 

Шундый девиз буенча, бистәбез китапханәсендә "Татарстаным - гөлбакчам" исеме астында җөмһүриятебезнең авыл-районнарына, калаларына виртуаль сәяхәт ясадык. Әнгәмә барышында, тумышы  белән кем кайсы төбәктән, һәр район-шәһәрнең үзенчәкләре, үзенә генә хас мәдәни,иҗтимагый байлыклары, һәм башка күп яңадан-яңа мәгълүматлар ачыкланды. Виртуаль сәяхәтматур иллюстрацияле китаплар һәм слайд сүрәтләр аша ясалды, әлбәттә сәяхәтебез, әңгәмебез ике телдә алып барылды.