Яна китаплар китапхәнәдә
Китапсыз узган гомерне, мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Китаплар үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә, киләчәкне күрергә дә өйрәтәләр. Һәр яңа буын китаптан үзе өчен тиңдәшсез белем ала, китапның байлыгы киләсе буыннарга да кала. Ел саен берсеннән - берсе кызыклы яңа китаплар чыга тора. Шулай ук Кама Аланы бистә китапханәсенә дә яңа китаплар даими килеп тора.
Бистәбездә татар әдәбиятын кызыксынып укучылар бик күп. Алар игътибарына әдәби әсәрләр тәкъдим итәбез: Ф.Садриевның “Дәверләр аһәңе”, Ф. Абдуллиның “Чүл бүресе”, В. Нуруллинның “Ул яшәргә тиеш иде”, башкорт язучысы Таңчулпан Гарипованың “Асыл ташлы муенса”, Р.Кәраминең “Кая чабасың гомер юртагы?”, Р. Сәгъдинең “ Сынган беләзек”, К.Кәримовның “Карурманда кара песи”, М.Садыйковның “Түзәргә туры килә”, М.Шиһаповның “Яшьлегем эзләре” дигән китаплары, шулай ук Тәүфик Әйдинең һәм Г.Тукайның сайланма әсәрләре килде. Укучыларыбыз игътибарына ике телдә рус һәм татар телләрендә басылган китапларны да тәкъдим итәбез: Әнәс Хәсәновның “Бәхет кая оя кора” – “Где гнездится счастье”, Разил Вәлиевның “Мәхәббәт һәм нәфрәт” – “Любовь и ненависть”.
Күренекле шәхесләребез турында да китаплар бар. “ Илаһи моң иясе” дигән китапта татар һәм башкорт халкының бөек җырчысы Фәридә Кудашеваның тормыш һәм иҗатына багышланган мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, фото сүрәтләр урын ала. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча куелган фильмны күбебез кызыксынып карап бардык. Яратып калган төп геройларыбыз белән кабат очрашасыгыз килсә, 2015 елда яңа басмада басылган “Ак чәчәкләр” романы китабын тәкъдим итәбез.
Хәзерге чорда тел белемен күтәрүгә күп кенә китаплар иҗат ителә, безнең китапханәгә дә Ф.Ф.Харисовның “Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре”, Ф.М. Хисамованың “ Татар теле морфологиясе”, Н.В. Максимовның “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, урта махсус белем бирү йортлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен татар телен өйрәнү әсбаблары бар.
Поэзия яратучыларга Ф.Җамалетдинованың “Җирбизәк”,Ф. Зыятдинованың “ Мин сине шундый сагындым”, Н.Камаловның “Мин синең улың Мәңгелек”, яшь шагыйрә Дания Нәгыймуллинаның “ Галәм агачының яфрагы мин”, Л.Вәлиеваның “Хәят күгем”, Н.Әхмәдиевның “Мәҗнүнлектә миңа тиңнәр юк” диеп аталган җыентыклар бар. Һәр шагыйрь үзенең иҗатында безне матурлыкны күрә белергә, аны сакларга, якты шигърият безне аклыкка, пакълыкка дәшә. Авыр чаклар килсә дә, моңга, назга, мәхәббәткә, җылыга мохтаҗ күңелебез күп кенә шагыйрьләребезнең әсәрләре белән рухланабыз.
Китапханә - дәүләт хәзинәсе булып саналган чын белем сарае, элеккеге буыннар тәҗрибәсен саклау урыны булып тора.
Китап яратучы дусларыбыз, без сезне көтеп калабыз, рәхим итегез!