"Ел шагыйре"
«Чишмә» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Илдус Хәйруллин төп номинациядә «Ел шагыйре» милли әдәби премиясенең номинанты булды һәм китапханәгә «Ел шагыйре-2019» җыентыгын бүләк итте. Әлмәндә якташыбызның премиягә сайлап алынган шигырьләре урын алды. Бу китап укучыларга һәм, барыннан да элек, яңа исемнәр ачарга яратучыларга адреслана.
Илдус Мөбарәкшәевичны котлыйбыз! Иҗади уңышлар, илһам һәм барлык планнарыгызның тормышка ашуын телибез!