Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Тик икәү без: китап һәм мин..."

Өй шартларында, китап укучы Исламова Мөҗәһидә апаны яңа китап журналлар белән таныштырып уздык. Мөҗәһидә апа олы яшьтә булу карамастан дөньядан артта калырга тырышмый, гәҗит һәрдаим укып тора, яңадан-яңа китапларны да бик тиз укый, эчтәлегенә чаклы сөйли: " Аллага шокер, күзлексез укыйм, китапны су кебек эчәм", - дип шаярта. "Сәламәтлегем генә аксаклый", - ди. Искечә Яңа ел белән тәбрик итеп, тагын очрашырга сөйләшеп саубуллаштык.