"Әнинең йөрәк җылысы"
Матур итеп бизәлгән чәй табыны артында кичәбез котлау сүзләре, шигырь юллары белән хөрмәтле әни-әбиләребезне тәбрик итеп, ике телдә алып барылды. Килгән кунак кызыбыз Рузана "Уфтанма", "Детство", "Дуслар" исемле җырларын яңгыратты. Өлкән яшьтәге Альфинур апа Атауллина - "Әнкәй", Лидия апа - "Туган авылым", җырларын бик моңлы башкарып күзләргә яшь тутырды. Килгән Мәскәү кунагы Николай Ярцев "Әнкәйләргә" багышлап бик матур шигырь сөйләде. Шулай ук , чәй табынын үзләренең җырлары белән "Узорица" ансамбледә бизәде. Баянда, җыр-моң сузып Асгат абый Галиаскар улы уйнады. Шулай ук, такмак әйтеп җырлау, анекдот сөйләү, интерактив уеннар барыбызның да күңеленә хуш килде. Бәйрәм бик күңелле узды.