Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы"

Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы"акциясенә кушылып, икенче группа инвалид Саҗидә апа Сөнгатуллинаның өенә бардык.Аның белән әңгәмә үткәрдек, китапханә ала  торган газета-журналларга күзәтү ясадык. Саҗидә апа урамга чыгып йөрмәсә дә, даими рәвештә безнең китапханә китапларын укып бара, журналлар укырга ярата. Аңа социаль хезмәткәр ярдәмгә килә, ул даими рәвештә Саҗидә апага китапханәдән китаплар алып тора.

      Акция  максатыннан якташыбыз  Разил Вәлиевнең  “Дөнья гаме “ дигән китабын бүләк иттек.