Шәҗәрә - чал тарихка ачык тәрәзә
“Чордашлар” клубы әгъзалары, урта мәктәп укучылары, аксакаллар шурасыннан килгән кунаклар катнашында буыннар чылбыры, туганлык, шәҗәрәгә багышланган кичә үткәрделде. Катнашучылар үзләренең шәҗәрәләре турында сөйләделәр. Районыбызның шәҗәрәләр остасы Мансур Корбангали улы Ганиев үзенең бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, үзе ясаган төрле формадагы шәҗәрәләр белән таныштырды. Разия Якупованың туганлык турында тирән мәгънәле җырлары кичәгә ямь өстәде.