Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Түбән Кама - гүзәл кала

“Чордашлар”клубына йөрүчеләрнең бер өлеше белән (микроавтобуска сыйган кадәр) Түбән Кама шәһәренә сәяхәт кылдык. Яңартылган Тукай паркында, “Тукай” ис. китапханәдә булдык, анда үтүче чарада катнаштык. Авылдашыбыз, депутатыбыз Хәбибуллин Р.И. чакыруы буенча трампаркта булдык, җитәкче озатуында яңа трамвайга утырып аның биләмәләрен карап йөрдек, музеенда булдык. Авылдашыбыз безне кунак итте, хөрмәтләп каршы алды, хөрмәтләп озатты.

НТР га төшерделәр, апаларыбыздан интервьюлар алдылар.