Фронттагы әтиләре өчен тормыш йөген тартып бардылар
Сугыш еллары балалары белән очраштык. Сугыш ятимнәре (алар авылда 14 кенә калды), сугыш еллары балалары турында сөйләдек. Алар истәлекләре белән уртаклаштылар. Фатыйма апа Хәбибрахманова ел саен бәйрәмгә бер шигырь язып килә, аны укыдык, Саимә апа Сөләйманова истәлекләре белән уртаклашты. Алар өчен бәйрәм табыны әзерләдек. Җитәкчеләр котлады. Җырчыларыбыз аларның яраткан җырларын җырлады.