Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Халкыбызның асыл улы

Мәгърифәтче, тарихчы, дин галиме, язучы Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышлап "Чордашлар" клубында тарих сәгате үткәрелде. Бу күренекле шәхеснең тормыш юлы һәм иҗатына, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, яңа гына китапханәгә килгән “Сәлимә, яки Гыйффәт” китабы тәкъдим ителде. Апаларыбыз бу китап белән кызыксындылар, булган өч данәне дә укырга алдылар.