Тукай яшәгән җирләрдә
Түбән Кама шәһәре аксакаллар шурасы һәм Кол Гали ис. китапханә оештырган Кырлайга экскурсиягә бару юлында автобуста Арча төбәге язучылары һәм шагыйрьләренең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү үткәрдем. Арча төбәгеннән чыккан язучылар бик күп. Соңгы вакытларда 30 дан артык мәгърифәтче, 40 ка якын язучы, Арча белән нинди дә булса бәйләнеше булган 30 дан артык язучы ачыкланды. Шулар турында кыскача мәгълүмат бирдем. Яңартылган Тукай-Кырлай әдәби-мемориаль комплексында булдык.