Серле шигърият илендә
Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәмзия Вәлиеваны очрашуга чакырдым һәм аны балалар бакчасында үткәрдем. Балаларны серле шигърият иленә алып кердек, алар өчен шигырьләр язучы автор белән очраштырдык. Рәмзия Вәлиева балалар өчен чыгарылган өч китап авторы, бер китабы “Без Тукай оныклары” дип атала. Очрашу Тукайның 130 еллыгына һәм Түбән Каманың 50 еллыгына багышланды. Балалар шагыйрәнең күп кенә шигырьләрен яттан сөйләделәр, ике җырын җырладылар. Түбән Камага багышланган “Ак кала” җырын тыңлаттык. Автор үзе дә чыгыш ясады, китапларын бүләк итте. Балалар шагыйрәгә очрашуга килүенә рәхмәт әйтеп җырлар, биюләр бүләк иттеләр, Түбән Кама турында һәм Тукай шигырьләрен сөйләделәр.