Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Тукай дөньясына сәяхәт

Кычкырып укыр өчен Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Су анасы”, “Пар ат” шигырьләре сайланды. Акция көненә авылны җыештыру буенча өмә туры килде. Ял вакытында 6 класс укучыларына сайланган әсәрләрне кычкырып укыдым, алар турында фикер алыштык. Балалар сорауларга җаваплар бирделәр. 5 класс укучылары һәйкәл янын җыештырдылар. Эш беткәч аларны китапханәгә чакырдым, сайланган әсәрләрне кычкырып укыдык, фикер алыштык. Аларның фикерләре – Тукай шигырьләре кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам тәрбияли, туган җирне, табигатьне яратырга, ялганламаска, кеше әйберенә тимәскә, тырышып укырга өнди.

Акциядә катнашкан өчен Казаннан Диплом һәм Рәхмәт хаты килде.