Карга боткасы.
: Балалар өйдән-өйгә йөреп йомырка, ярмалар, сөт җыйдылар. Клуб ишегалдында зур самавыр кайнатып, коймак пешереп, зур казанда ботка пешереп карга боткасы бәйрәме үткәрдек. Бу бәйрәм турында сөйләп җырлы-биюле композиция булды. Аннан төрле ярышлар, концерт номерлары булды. Соңыннан барлык килгән кешене ботка, коймак, чәй белән сыйладык.