Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Бүләков Флорид. "Әбиләргә ни җитми"

Башкорт драматургы Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?" пьесасы сәхнәгә куелды. Пьесаны МБА буенча Казаннан кайтарттык. Ул Башкорт телендә иде. Мин аны татарчага тәрҗемә итеп үзебезнең сәхнә өчен эшкәрттем. Спектакльдә Әкълимә ролен башкардым. Спектакль премьерасын Казаннан драматург Гафур Каюмов та карады, үзенең фикерләрен җиткерде. "Бу спектакльне күп кенә куелышта караганым булды, әмма сезнеке иң уңышлы тәрҗемә,"- дип минем (тәрҗемәченең) кем булып эшләвем белән кызыксынды.