Тарихта эзле инсан
26 июньдә дин әһеле, тарихчы, язучы, мәгърифәтче, табиб Таҗетдин Ялчыголның вафатына 180 ел тулды. Шул уңайдан Зәй районы Имәнлебаш авылындагы каберенә зират кылдык. Зәй шәһәрендә аңа куелган истәлек билгесе – стела янында булдык. Авылдашларыма аның тормышы, эшчәнлеге турында сөйләдем. Рөстәм Галиуллинның “Васыять” китабы белән таныштырдым, Ялчыголның “Рисаләи Газизә” китабына күзәтү үткәрдем.