Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Табигать сукмагы буйлап

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитны  саклау көненә багышлап балалар белән экологик уен  үткәрдек. Балаларны әңгәмәгә тартып, кыскача гына туган як табигате, аның байлыклары, аны саклау, табигатькә чыккач үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, “Кызыл китап”  турында сөйләштек. Алга таба ике командага бүленеп экологик уен уздырдык–табигать сукмаклары буйлап сәяхәт иттек. Сәяхәт барышында “урман”да, “болын”да, “күл” буенда тукталышлар ясадык.