Дөнья яме, тормыш гаме - балаларда
Балаларны яклау көненә багышлап бәйрәм үткәрдек. Кыскача бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык, күмәк җырлар җырладык, биедек. Балаларны дус булырга, бердәмлеккә, җитез, кыю, көчле булырга чакырып әкияти эстафета оештырдык. Әкияттән өзек укып шул әкияткә туры килә торган бәйге үткәрдек. Ике команда – кызлар (“Дюймовочка”) һәм малайлар (“Колобок”) ярыштылар. Әкиятләрне ни дәрәҗәдә белүләре дә күренде, җитезлектә дә сыналдылар. Кызлар җиңделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдык.