Китап укучы Түбән Кама
26 майда Түбән Каманың Тукай паркында әдәби фестиваль үткәрелде. Безнең китапханә ике мини-күргәзмә белән катнашты.
1. "Әби-бабаларыбыз укыган китаплар" күргәзмәсенә гарәп язулы һәм 30 елларда латин графикасында чыккан элекке китаплар куелды. Араларында 1310 елда чыккан законнар җыентыгы, 1916 елгы “Мәшүрәт” гәзите, гарәп язулы география дәреслеге, гарәп язулы “Тимер таш хан” тарихи хикәяте, “Мөхәммәдия”, “Коръән” китаплары да бар иде.
Ц. “Без – китаплы халык. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән борынгы китаплар шул хакта сөйли. Без күп гасырлар дәвамында дөньяви һәм дини гыйлемне фәкать китаплар аша алганбыз. Шуңа күрә дә без китап галиҗәнапләренә чиксез рәхмәтле.”
Күргәзмә белән кызыксынучыларга татар язуы тарихы (рун, гарәп язуы, латин графикасы, кириллица) турында әңгәмә үткәрдем.
2. "Тарихта эзле инсан"
Дин әһеле, тарихчы, язучы, мәгърифәтче, халык табибы Таҗетдин Ялчыголның тууына 250 ел тулуга багышланды.
Күргәзмәгә Ялчыгол турында китаплар, газета-журналларда чыккан язмалар тупланган альбом, аның “Рисаләи Газизә” китабы һ.б. куелды. Күргәзмә белән кызыксынучыларга безнең районда ярты гомерен яшәгән (Каенлыда 8 ел), әсәрләрен язган бу күренеклк шәхес турында сөйләдем.