Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Җыр, моң сибеп киттең дөньяга...

Шагыйрь Фәннур Сафинның тууына 70 ел тулуга багышлап Кол Гали исемендәге китапханәдә үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә безнең китапханә дә катнашты. Кичәдә яңгыраган барлык җырларны да җырчыларыбыз Әхмәтшина Ф., Якупова Р. башкардылар. Мәхәббәт шигырьләреннән һәм җырлардан торган композиция күрсәттек.