"Шагыйрә дә, Укытучы да, Ана да."
Китапханәнең махсус чакыруы буенча Тукай премиясенең соңгы лауреаты шагыйрә Клара Булатова безгә очрашу кичәсенә килде. Бу чара Г.Тукайның 130 еллыгына, Клара Булатованың 80 яшьлек юбилеена багышланды. Башта китапханәдә булды, төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйләде,үзенә багышланган китап күргәзмәсе белән танышты, андагы язмаларга аңлатмалар бирде, истәлекләр белән уртаклашты. Кичәдә аның күп кенә шигырьләрен, "Сиңа кайтам" поэмасын авылдашларыбыз яттан сөйләделәр (хәтта залдан менеп), берничә җырын җырладык, шигырьләренә бәйле биюләр дә булды. Шунысы истәлекле, 80 яше тулганнан соң (үз сүзләре белән әйткәндә, "яңа гасырның") беренче көнне һәм беренче төнне Клара апа бездә үткәрде һәм бик канәгать китте.