Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Яшим һәм хәтерлим

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы очрашу. Әдәби-музыкаль композиция әзерләдек, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз турында кыскача мәгълүмат бирдек, һәйкәлгә чәчәкләр куйдык, тыл ветераннарын, сугыш еллары балаларын бәйрәм белән котладык. Тыл ветераны, сугыш ятиме Саимә апа Сөләйманова алар буыны кичергәннәр, Җиңү көне якынлашканда һәлак булган әтисе турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Җитәкчеләр, депутатыбыз, авылдашыбыз Хәбибуллин Р.И., авыл имамы Нияз хәзрәт чыгыш ясадылар.