Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

"Хатын-кызларның кул эшләрендә күңел җылысы чагыла."

"Чордашлар" клубындагы чираттагы очрашу 8 мартка һәм кул эшләренә багышланды. Һәрбер килүче кул эшләре тотып килде, күргәзмәгә куйды. Чиккән сөлгеләр, мендәр тышлары, алъяпкычлар турында аларның тарихы, чигүчеләр үзләренең чигү тарихы сөйләнде. Вафина Фәридә үзе бер күргәзмәлек интернеттан карап бәйләгән күп төрле кул эшләре алып килде, алар турында сөйләде. Кама Аланыннан махсус кунак чакырдык. Ул газета файдаланып ясаган вазалар, конфет кәгазеннән тегелгән костюмнарын, эшләпәсен, аларның ничек эшләнүен күрсәтте. Клуб членнарын бәйрәм белән котладык.