Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Мәхәббәт һәм нәфрәт җырчысы

Язучы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе. Кичәдә язучының хатыны Нәкыя апа, “Чордашлар” клубы членнары, мәктәп укучылары катнашты. Искә алу кичәсе бик җылы үтте. Язучының тормыш юлы һәм иҗатына кыскача гына тукталып үттек, әсәрләреннән өзекләр китердек, “Сары чәчәк ата көнбагыш” пьесасыннан өзек күрсәттек, әсәрләренә кергән  һәм ул яратып тыңлаган җырларны башкардык. Безнең Каенлы авылы турында язган “Шәһәр юллары авылга илтә” очеркына тукталдык. Анда телгә алынган Рәмзия апа Гыйләева “Олы юлның тузаны” җырын башкарды. Нәкыя апа истәлекләре белән уртаклашты, укучыларыбызның сорауларына җаваплар бирде. Кичәдә катнашучылар аның аек акыллы, гаҗәеп хәтерле булуына шаккатып тыңладылар. Кичәгә күргәзмә әзерләнде.