Театр яктылыкка илтә
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры артистлары балаларга “Шомбай маҗаралары” спектаклен күрсәттеләр. Спектакль беткәч артистлар һәм балалар арасында очрашу кичәсе булды. Алар театрлары турында сөйләделәр, балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.