Эш беткәч уйнарга ярый.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектына кушылып "Эш беткәч уйнарга ярый" уенлы әдәби сәгать үткәрелде. Бөек шагыйрьнең “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен кычкырып укыдык, фикер алыштык. Тукай белән бәйле сорау-табышмакларга җаваплар эзләдек.Аннан соң, эш беткәч төрле уеннар уйнадык. Тукайның “Шүрәле әкиятеннән пазллар җыйдылар, өстәл уеннары уйнадылар. Тукай балачакта уйнаган уеннарны искә төшердек.