Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары
Түбән Каманың 50 еллыгына һәм 45 елдан артык гомерен туган җирне үстерүгә, бөтен күңелен халыкка хезмәт итүгә багышлаган авылдашыбыз, депутатыбыз, шәһәр электр транспорты предприятиесе ген. директоры Р.И.Хәбибуллинга багышланды. Аның туганнан алып бөтен тормыш юлына күзәтү үткәрелде. Шәһәрдән кунаклар (Татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Ганиев Р., баш архитектор Ханов Ф. Һ.б.), Иске Чишмә авыл җирлегеннән кунаклар, туганнары, гаиләсе, авылдашлар катнашты. Сценарийны төзедем һәм алып бардым мин – Гарипова Ф.Г.