Тукай әкиятләрен яратабыз
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектына кушылып "Тукайлы атнакич" әкият сәгате буларак үтте. .
12 мартта "Ромашка" балалар бакчасының зурлар төркемендә "Тукай әкиятләрен яратабыз" дип исемләнгән әкият сәгате үткәрелде. Сораулар ярдәмендә Тукай әкиятләрен искә төшердек, "Кәҗә белән сарык әкияте"н кычкырып укыдык. Балалардан әкиятнең эчтәлеген сөйләтеп карадык. Бүләк итеп шушы әкият буенча буягыч тараттык.