Өч сугышта булган бердәнбер татар язучысы
Татар язучысы Афзал Шамов – өч сугыш ( Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы һәм совет-япон сугышы) ветераны, өчесенә дә үзе теләп киткән, фронтта хәрби корреспондент булган. Ул татар әдәбиятында оригиналь проза әсәрләре:хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгәннәр. А.Шамов иҗаты турында башлангыч белемнәр 2 нче класста “Икмәк” хикәясен өйрәнгәндә бирелә башлый. Туган як матурлыгы, аның белән хозурлану укучы күңеленә кешегә туган җиреннән дә газиз җир юклыгы турында фикер сеңдерелә. Язучының башка әсәрләре сыйныфтан тыш уку дәресләрендә укыла. Аның ике дистәгә якын китабы бүген дә яратып укыла. Балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык.