Кызлар-йолдызлар
Китапханә һәм мәдәният йорты тормышында иң актив кызларыбыз өчен бәйрәм үткәрдек. "Кызлар-йолдызлар" дип исемләнгән бәйге-кичә алар өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды. 10 турдан торган бәйгедә кызларның белеме, зирәклеге, уңганлыгы, таланты төрле яклап сыналды. Бәйгедә катнашкан 7 кыз төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.