Горурлыгыбыз - Таҗетдин Ялчыгол
18 февральдә чакыру буенча Азнакай муниципаль районы "Үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге" Чалпы авылы китапханәсендә танылган дин галиме, язучы, халык табибы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган "Горурлыгыбыз - Таҗетдин Ялчыгол" дигән исем астында фәнни-гамәли конференциядә катнашу насыйп булды. Чалпы - Таҗетдин Ялчыголның туган авылы. Бүгенге көндә авылда аның ике алтынчы буын оныгы яши.