Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Туган телем - иркә гөлем

Тел дигән дәрья бар,
Аның төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
Телне халык - дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра. Шул дәрьяның хәзинәләрен искә төшерү максатыннан "Туган телем - иркә гөлем" дигән викторина үткәрдек. Катнашучылар татар халык мәкальләрен ( башын әйтәм - ахырын бел), татар халык табышмакларының җавапларын белүдә көч сынаштылар, тапкырлыкта, зирәклектә ярышып алдылар.