Җәлил - горурлыгыбыз
Каенлы авылы "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен "Җәлил - горурлыгыбыз" дигән балалар иртәсе үткәрелде. Балалар аңларлык кыскача гына итеп шагыйрь турында сөйләдек, шигырьләрен укыдык, "Карак песи", "Кызыл ромашка" шигырьләрен рольләргә бүлеп һәм "Күрсәт әле үскәнем" бергәләп уенын уйнадык.