Сездә нинди хәлләр бар?
15 гыйнварда китапханәнең "Чордашлар" аралашу клубында яңа елда беренче очрашу кичәсенең беренче өлеше Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Икенче өлеше "авылча кич утыру" формасында "Сездә нинди хәлләр бар?" дип аталды. Очрашуга килгән һәркем яңа ел бәйрәмнәре, озын ялларда кайларда булулары, нинди кызыклы очрашулар насыйп булуы турында сөйләде. Иң кызыклы сәфәр Разия Якуповага насыйп булган. Ул балалары, оныклары янына Мәккәгә кунакка барган. Әлеге сәяхәте турында күп кызыклы мәгълүмат бирде.