Холокост - мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы
27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә "Холокост - мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. "Холокост" сүзенең нәрсә аңлатуы турында мәгълүмат бирдек, ерткыч сәясәт корбаннары булган һәм бу мәшһәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрнең язмышлары турында фикер алыштык, шигырьләр укыдык.