Матур булыйм дисәң
8 март бәйрәменә багышлап бәйге-кичә үткәрелде. Әниләр һәм кызлар командалары ярышты. Бәйрәм белән җитәкчелар, ир-егетләр – биючеләр, җырчылар котладылар. Залдан менеп котлаучы ир-егетләр дә булды. Бәйге барышында әниләр һәм кызлар матур булу өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәклеген күрсәттеләр:чәчне тәртиптә тоту ( чәчтарашлар бәйгесе), баш киеме ( яулык турында һәм модельерлар бәйгесе – эшләпә әзерләү), кием ( яулыклардан инә-җепсез кичке күлмәк), макияж, яныңдагы ир-егетнең өс-башын карап йөртү, дөрес туклану, үзеңне формада тоту һ.б. Бәйгечеләр җыр-биюгә дә осталыкларын күрсәттеләр, төрле сорауларга җавап биреп укымышлы икәнлекләрен дә расладылар.